“Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” кичәсе
Китапханәдә китап укучыларым белән “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” кичәсе үткәрдек. Кичәгә үзе бәет язучы яки оста итеп сөйли белүче , мөнәҗәтләрне көйләп оста башкаручы апаларыбыз чакырылды. Алар үзләре белән бәетләр, мөнәҗәтләр алып килгәннәр иде. Мөнәҗәтләр көйләдек,”Каргауыл” китабында бастырылган бәетләрне укыдык. Мәкальләр өстендә эшләдек, табышмакларга җаваплар эзләдек. Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре милләтнең иң кыйммәтле байлыкларының берсе икәненә инандык.