Шигырь кичәсе “Безнең күңелләр дә син, Тукай “
25 нче апрель көнне укучылары белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Безнең күңелләр дә син, Тукай “ дип исемләнгән шигырь кичәсе уздырдык. Кичәдә 12 укучы катнашты. Г.Тукайның иҗат иткән әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдык. Китапларыннан күргәзмә оештырдык. Кичәбезнең икенче өлеше “Зирәкләр һәм тапкырлар “ дип аталды. Г.Тукайның иҗатын бирелгән биремнәр аша искә төшердек. Г.Тукай иҗаты буенча “ Кайсы рәсем нинди әсәрдән”? дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе үткәрдек. Г.Тукай- туган халыкның гына түгел, бөтен төрки халыклар, Идел буенда һәм Урал янында яшәүче угро – фин халыкларының мәдәни үсешенә билгеле өлеш керткән зур абруйлы шәхес икәнлеге турында сүз алып барылды.