“Кошлар – безнең якын дуслар”
18 апрель көнне мәктәп укучылары белән “Кошлар – безнең якын дуслар” дигән кичә уздырдык. Кичәдә 9 укучы катнашты. Шагыйрьләребезнең кошлар турында иҗат иткән шигырьләрен укыдык. Безнең якларда яшәүче һәм яз көне күчеп килүче кошлар белән таныштык. Аларны танырга өйрәндек. Кошларның корткычларны бетерүдә әһәмияте турында сүз алып барылды. Төсле карандашлар белән кошлар рәсеме ясадык. “Табышмак әйтәм- җавабын тап” дигән уен уйнадык. Кичәбез күңелле һәм мавыктыргыч булды. Укучылар белән кошларны саклау, ярдәм итү дигән фикердә калдык.