Әңгәмә“Китап белем чишмәсе”
3 нче апрель көнне китап укучыларым белән “Китап белем чишмәсе” дип исемләнгән әңгәмә оештырдык. Әңгәмәдә 9 укучы катнашты.Китаплар иленә сәяхәт кылдык. Китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштык. Бөек шәхесләрнең китап турында фикерләрен, мәкальләрен, әйтемнәрен укыдык. Әңгәмәдәшләрем үзләре укыган китапларын анализладылар.Бер-берсенә укырга тәкъдим иттеләр. Димәк, китап безнең тормышыбыздагы гаять кирәкле, мөһим нәрсә икәненә инандылар. Ул киңәшче дә, ялгызлыктан коткаручы да, уйландыручы да,дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән дигән сүзләр белән әңгәмәбезне тәмамладык.