Большетиганская сельская библиотека - филиал № 6

Күргәзмә. (Выставка)

 16 январь көнне Ш. Мәрҗанигә 200 ел тулу уңаеннан (16.01.1818 –18.04.1889) китапханәдә күргәзмә оештырылды. Шигабутдин Мәрҗани күренекле татар дин эшлеклесе һәм мәгърифәтчесе, этнограф, археограф, востоковед һәм педагог буларак билгеле.

Күренекле галим, Шиһабетдин Мәрҗани яңа стиль белән 1818 елның16 гыйнварында  хәзерге Татарстанның Арча районы Ябынчы авылында туа.

        Шиһабетдин Мәрҗани — татар милләтен  оештыру хакына барлыкка килгән тарих белеменә нигез салучы. Аның бөеклеге — гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштерә алуда. Ул үзенең хезмәтләрендә татар этносы яшәгән территорияләрнең барлык өлешен диярлек өйрәнеп чыга, шуның белән беренче тапкыр гомуммилли тарихыбызны гамәлгә куя. Казан тарихы, татарларның рухи башкаласы буларак, нәкъ менә Мәрҗанидән башлана.

Чыкты ахыр бездән бер бөтен кеше,

Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше,

Татарда да гыйрфан уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

Кирәк булса, әйтеп бирим:ул шәп хәзрәт,

Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,

Мәгрифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат  хәзрәт.

                             — дип яза Габдулла Тукай   “Шиһаб хәзрәт”     исемле шигырендә