"Җиңү килде илне сөендереп"
5 май конне Урта Тигәнәле авыл китапханәсендә тарихчы,язучы,фронтовик улы Шайхутдинов Бәдертдин Гилметдин улының мәктәп укучылары белән очрашуы булып үтте .Җиңү көненә багышланган батырлык дәресендә ул әтисе Гилметдин абыйның батырлыгы,үткән юллары турында сөйләде , фронттан язган хатлары ,фото рәсемнәрен укучыларга тэгдим итте .Безнең очрашуыбыз укучылар өчен бик кирәкле,файдалы булды .