Среднетиганская сельская библиотека - филиал № 25

"День добрых сердец"

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан авыл китапханәсенә мөмкинлекләре чикле булган авылдашларны чакырдым . Әлеге иптәшләр белән төрле темаларга кереп әнгамәләр кордык, аларның нәрсәгә хокуклы ,нәрсәгә бурычлы булулары турында сорау- җаваплар тыңланды . Соңыннан Рөсәм Нәбиевның "Бөртекләрп җыелган гөмер"исемле повесте белән таныштырдым,өзекләр укыдым .Фәнис ага Яруллинның шигырләрен укыдым .