Ифтар ашы
Изге Рамазан ае ахырына якынлашып килә. Әлеге айда һәркем изге гамәлләр кылырга ашыга. Көченнән килгәннәр ураза тота, яман гадәтләрдән тыела, ифтар ашлары уздыра.
Безнең җирлегебездәге Түбән Тигәнәле авылы мәчетендә ифтар ашы уздырылды. Әлеге ашларны башлап йөрүчеләргә һәм үткәрүчеләргә Гатин Самат Сөләйман улына, Кашапов Илшат Әдгам улына, Хаматвалиев Илдар Кәлимулла улына халык зур рәхмәтләрен белдереп, киләсе Рамазан айларын да бергә каршыларга язсын дигән теләктә таралыштылар.
Тоткан уразалар, кылган догалар кабул булсын!
Искәрмә: Алдагы елларда "Әлвидаг" укылу вакыты төшерелгән язма кулланылды.