Йөрәк җылым сиңа, Әнием
Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый, буыннан-буынга һәр кеше өчен әни - тормышта иң төп, якын кеше.
Әниләр көненең иң якты һәм игелекле бәйрәме алдыннан, Олы Тормы китапханәсендә «Йөрәк җылым сиңа, Әнием!» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәче әниләребезгә матур теләкләр теләде. Чара барышында әниләр үзләре дә төрле уеннарда актив катнаштылар. Тормыш мәшәкатьләрен бераз гына булса да оныттырып, күңелле итеп ял иттеләр. Бәйрәм программасы тәмле күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.