Йортларга - китап нуры
Өлкәннәр декадасы кысаларында Олы Тормы китапханәсе өлкән яшьтәге укучыларның өйләрендә булды. Китапханәче өлкәннәрнең хәлен белешеп, укучылар яратып укыган китаплар, газета-журналларның яңа саннары белән таныштырып, күзәтү ясап, ошаганнарын укырга биреп калдырды.Бу юнәлеш китапханәгә йөри алмаучы әби-бабайларга китапханә турында мәгълүмат алырга, уку һәм аралашу аша социаль элемтәләр сакларга ярдәм итә.