Большетурминская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217091-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422370 РТ, Тетюшский р-н, с. Большая Турма, ул. Мусина, 15а

Алтын туй

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле металларның берсе санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә алтын туй - озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул. Әлеге пар Олы Тормы авылында туып үсәләр.Хәбир һәм  Маһинур Шәйхетдиновлар - зур хөрмәткә лаек гаилә. Гомер буе Хәбир абый авыл хуҗалыгында, ә Маһинур    апа мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыга. Авыл жирлеге башлыгы Н.Г.Салихов, китапханәче Л.И.Гафиятуллина  аларны 50 ел бергә гомер итүләре белән котлады.

Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән  әлеге гаиләнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде. Җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен сезгә Аллаһы Тәгалә!