Тукай безнең йөрәкләрдә
Бу дөньяда бик аз яшәп, үзеннән соң бай мирас калдырган язучыларны искә төшергәндә, беренче чиратта, Габдулла Тукай күз алдына килә. Ул бары тик 27 ел гына яшәп кала. Шушы вакыт эчендә бик күп шигырьләр яза, үзеннән соң бай мирас калдыра. Г.Тукай – татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милли горурлыгы. Олы Тормы китапханәсендә Г.Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә” дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Анда Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында китаплар, шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән басмалары, Тукай турында кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин.