Большетурминская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217091-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422370 РТ, Тетюшский р-н, с. Большая Турма, ул. Мусина, 15а

Хәтер дивары

Илебез һәм халкыбыз өчен истәлекле һәм бик мөһим көн – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша. Бу вакыйганың өстеннән вакыт хакимлек итми һәм ул ,еллар үтеп, никадәр ераклашса,аның бөеклеге шулкадәр ачыграк була бара.
«Хәтер дивары» – Ватаныбызны саклаган кешеләргә рәхмәт белдерү ул. Сугыш турында тере хәтер... Ул, еллар узып, юылмый, тоныкланмый, һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Безнең бурычыбыз – сугышта катнашучыларның йөзләрен, исемнәрен һәм батырлыкларын хәтердә саклап калу.
Җиңү көненә Олы Тормы китапханәсендә «Хәтер дивары» төзелде, анда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның сурәтләре урнаштырылды.