"Читаем Тукая"
26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.
Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул.
Шул уңайдан Алабирде китапханәсенең китап укучылары “Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән флешмобта катнашып, Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен укыдылар.