Центральная детская библиотека

"Бердәнбер әниемә" (Әниләр көненә багышланган бәйрәм)

Дөньядагы иң күркәм, иң якты бәйрәм – Әниләр көне алдыннан Район балалар китапханәсендә Арчаның 6 нчы номерлы “Сандугач” балалар бакчасы белән берлектә бик матур бәйрәм оештырылды. Чараның беренче өлешендә балалар әниләре белән таныштырып үттеләр, әниләре белән бергә нәргә эшләргә яратканнарын сөйләделәр, әниләр белән бәйле төрле биремнәр үтәделәр һәм әниләрен котлап, матур шигырьләр, җыр-биюләр бүләк иттеләр. Әниләр дә чарада актив катнаштылар: музыкаль уенда һәм мультвикторинада көч сынаштылар. Чараның икенче өлешендә нәни дусларыбыз әниләре белән берлектә иҗади мастер-класста скрапбукинг техникасында открытка ясадылар.