Центральная библиотека

"Йолдызлы маршрутлар"

Бүген Арча үзәк китапханәсендә "С.П.Королев исемендәге "Энергия" ракета-космик корпорациясе" ачык акционерлык җәмгыятенең баллистика бүлеге җитәкчесе Мортазин Рафаил Фәрваз улы белән очрашу узды. Уздырылган чарада  мөхтәрәм кунаклар Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев И.Г, “Җиһангир” инициатив төркеме җитәкчесе, Байконур төзүче, “Космос нас зовет, зихангира” китабы авторы, хәрәкәткә нигез салучыларның берсе һәм “Сәләт” лагереның беренче директоры Гайнетдинов Х.Ш., «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Бикмуллина Л.В., кинорежиссер, прозаик, шагыйрь, режиссер Юзеев С.И., "Звездные мечтатели" фильмы сценарие авторы Марина Галицкая катнашты.

Рафаил Фәрваз улы чыгышын үзе турында мавыктыргыч хикәя белән башлады. Хезмәт юлы аны "Энергия" ракета-космик корпорациясендә баллистика бүлеге җитәкчелегенә алып килә. Ул космонавтикадагы баллистиканың әһәмиятен җентекләп аңлатты.Физика бүлеге космик очышларның төгәллеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүен, ракета һәм иярченнәр хәрәкәтен очуның һәр этабында контрольдә тотарга мөмкинлек бирүен  ассызыклады.

Зал белән әңгәмә вакытында Рафаил Фәрвазович сорауларга теләп җавап бирде, темага тирән кызыксыну һәм үз белемнәре белән уртаклашырга әзер булуын күрсәтте. Ул үзе катнашкан катлаулы проектлар турында сөйләде һәм үз карьерасыннан исәп-хисапларның төгәллеген һәм инженер-баллистика эшендә иҗади якын килүнең мөһимлеген тасвирлаучы кызыклы очракларны сөйләде. Аның чыгышлары тыңлаучыларда көчле тәэсир калдырды, күбесендә фән һәм техниканың бу мөһим тармагына карата яңа караш уянды.

Чарадан соң кунаклар өчен китапханә буенча экскурсия оештырылды. Бу көн һәркемдә җылы хатирәләр калдырды.