"Татарча диктант" 2025
14 ноябрь Пшенгер китапханәче, мәктәп-балалар бакчасы педагоглары, укучылар "Татарча диктант" 2025 бөтенроссия акциясендә катнаштык. Быелгы акция бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышлана, шуңа күрә 3 текстның икесе аның иҗатыннан алынды.Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.