Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Мин кулыма китап алам...” (әңгәмә)

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Яңа алымнар кулланып, китап укучыларны китапханәгә тарту, китапка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан укучылар белән әнгәмә уздырдык. Анда 7нче класс укучылары катнашты.Бу класста малайлар гына укый.Шулай булса да алар китап укырга, китапханәдә уздырылган чараларда актив катнашалар.Һәрбер укучы үзенең соңгы укыган китабы турында сөйләде.Кайсы авторның әсәрләрен күбрәк яратулары, ниди теманы үз итүләре хакында фикер алыштылар.