Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Яңа ел темасына китап кыстыргычлары"

Кыстыргыч-зур булмаса да, китап укыганда бик файдалы әйбер. Аның ярдәмендә китаплар уку һәм аларда кирәкле битне табу уңайлырак. Безнең яшь укучыларыбыз беренче кыстыргычны кем уйлап чыгарган, борынгы заманнарда нинди кыстыргычлар булган, нинди материаллардан ясалган икәнен белделәр. Иҗат остаханәсендә балалар Яңа ел  темасын чагылдырган китап кыстыргычлары ясадылар. Төсле кәгазь, клей, декоратив элементлар, хыял һәм фантазия ярдәмендә оригиналь креатив кыстыргычлары килеп чыкты.