"Онытылмас сезнең батырлык"
26 апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсе, «Библиотөн – 2025» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Быел ул «Үз геройларың» дигән гомуми тема астында узды, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Акция кысаларында "Онытылмас сезнең батырлык!” дигән батырлык сәгате Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызга багышланган иде. Аның барышында катнашучылар Бөек Ватан сугышының мөһим этаплары белән таныша алдылар, беренче көннәрдән алып Берлинны алганчыга кадәр сугышкан якташларыбызның Бөек Ватан сугышында батырларча катнашуы турында белделәр.