“Татарстан –газиз туган җирем!”
29нчы август көнне Ашытбаш авылы китапханәсендә Республика көненә багышланган "Татарстан- газиз туган җирем" дигән танып белү сәгате үткәрелде. Дәреснең максаты балаларда ватанпәрвәрлек, горурлык хисләре тәрбияләү, туган илеңне, телеңне яратырга өйрәтү иде. Укучыларны “Гасырлар авазына колак сал!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Бергәләп Татарстан турындагы китаплар буенча виртуаль сәяхәт үткәрдек. Аннан Татарстаныбызның беренче рәисен искә төшереп үттек. Башкалабыз Казан шәһәренең тарихи-истәлекле урыннары турында сөйләштек, үзләре булган мәдәни комплекслар турында фикер алыштык.