“Исәнме,и мәктәп!”
Яңа Кишет мәктәбендә 1 нче Сентябрь-белем бәйрәме елдагыча бик матур,эчтәлекле һәм оешкан төстә үтте.Бәйрәмне 9 нчы сыйныф укучылары бик матур итеп алып барды.Алдынгы,укуда һәм спортта зур уңышларга ирешкән укучыларны мәктәп директоры Минзянов Ф. котлап дипломнар,медаль тапшырды.Кышкар авылы имамы Радик хәзрәт бәйрәмдә катнашып изге догаларын җиткерде.Шулай ук чарада әти-әниләр,авыл җирлеге башлыгы,авыл китапханәчеләре,кунаклар катнашты.Хәерле юл Сезгә кадерле балалар!