"Бәлеш-фест-2026 - милли тәмнәр бәйрәме" фестиваль
В селе Каенсар семь самых умелых хозяек соревновались в искусстве приготовления традиционного татарского блюда. Праздник приурочили к 8 Марта, устроив для зрителей дегустацию, мастер-классы и творческие номера.
«БәлешФест-2026» – милли тәмнәр бәйрәме!
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе Каенсар клубы белән берлектә Каенсар авыл клубында беренче тапкыр «БәлешФест-2026» милли аш-су фестивале уздырдык.
Бәйрәмдә авылыбызның иң уңган, оста 7 хатын-кызы катнашып, татар халкының күркәм ризыгы – бәлеш пешерү осталыкларын күрсәттеләр. Кунаклар өчен мастер-класслар, дегустация һәм күңелле программа әзерләнде. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле – бәлешне тантаналы кисү һәм кунакларны сыйлау булды.
🏆 Бәйге җиңүчеләре:
• «Иң матур бәлеш пешерүче» – Зөлфирә Хәмидуллина
• «Иң яшь бәлеш пешерүче» – Ләйсән Багаутдинова
• «Иң серле бәлеш пешерүче» – Гөлфия Гараева
• «Иң өлкән бәлеш пешерүче» – Фәния Гибеева
• «Иң затлы бәлеш пешерүче» – Миләүшә Әхмәтшина
• «Иң оста бәлеш пешерүче» – Гөлназ Газизова
• «Иң зур бәлеш пешерүче» – Нәзифә Җәләева