“Гаилә - җылы учак"- очрашу кичәсе
Каенсар авыл клубында Яңга Сала авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган "8 июль- Гаилә, мәхәббәт, тугрылык" көне уңаеннан 4 июль көнне “Гаилә - җылы учак"- дигән кичәбезгә авылыбызның белемле, тәрбияле балалар үстерүче, ата-бабаларының үткәненә хөрмәт белән караучы балалар һәм аларның хәстәрлекле дәү әниләре җыелды. Дәү әниле кеше – бәхетле кеше. Аның киңәшләрен тыңлап, тәрбиясен тоеп үскән балаларның күңеле матур була. Бүгенге очрашуда дәү әниләр һәм оныклар үз белемнәрен, тәҗрибәләрен, осталыкларын бик матур чыгышлары аша күрсәттеләр. Бүгенге бәйрәмдә катнашкан барлык кешегә чиксез рәхмәтләребезне әйтәбез.
Һәр кешесе яшәсә омтылып
Яхшыга гел үрнәк булырга!
Тормышның иң матур өлгесе-
Гаилә, мәхәббәт, тугырылык!
Гаилә учакларыгызның җылысын кадерләп саклагыз! Һәр гаиләдә тынычлык, мәхәббәт, үзара аңлашу хөкем сөрсен! Оныкларыгыз тигез гаиләдә, сәламәт, бәхетле булып үссеннәр!