“Мөнәҗәтләр рухи байлыгыбыз" фольклор сәгать
Яңга Сала авыл китапханәсендә 16 май көнне "Ак калфакларның" чираттагы очрашу кичәсе үтте. Бүгенге өлкән укучылар белән “Актив озын гомер” кысаларында узган очрашуны “Мөнәҗәтләр рухи байлыгыбыз" дип атадык.
Китапханәче яңа кайткан "Татар халык иҗаты" китапларын тәкъдим итте. Бу серияләргә кергән әкиятләр, мәкальләр, дастаннар, мөнәҗәтләр һ.б татар халык авыз иҗатына багышланган әсәрләргә күзәтү ясады. "Ак калфак"лылар үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар,мөнәҗәтләр әйттеләр,яшьлекләрен искә алдылар. Очрашу бик җылы атмосферада узды.