"Май чабу" фольклор кичә
Керәшеннәрдә Май чабу бәйрәме-бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.
Ул җиде көн дәвам итә. Икенче төрле аны “Чуман озату”дип тә йөртәләр. Май чабу атнасы ел саен Олы көнгә бәйле рәвештә төрлечә килә. Ул һәрвакыт Пасха алдыннан була торган җиде атналык Олы уразага бер атна калгач башлана. Борынгы бабаларыбыз аны төрле йолалар белән үреп үткәргәннәр. Бу көннәрдә кешеләр күңел ачалар, кунакка йөрешәләр һәм коймак ашыйлар.
11 март көнне Яңасала авыл китапханәсе, башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы белән берлектә “Май чабу” бәйрәме оештырдык. Балаларга бу бәйрәмнең тарихы турында мәгълүматлар бирелде, төрле кызыклы уеннар уйнадык соңыннан тәмле коймактан авыз иттек.
Май - Чабу бәйрәме белән!
Өстәлләрдә зур самовар,
Чәйләре кайнап тора.
Май -Чабуга дип пешергән,
Коймак оелеп тора.
Читекчелэр читек кия,
Читекләре чигүле.
Дер калтырап басып тора,
Чират көтеп чучела.
Авылымны иңләп, буйлап,
Таба алмадым бер шешә,
Буген бездә олы бәйрәм,
Җырласакта килешә.