"Изге җанлы, олы йөрәкле сез, Мәрхәмәтле газиз әниләр! " уен-бәйге
"Изге җанлы, олы йөрәкле сез,
Мәрхәмәтле газиз әниләр! "
7 март көнне Каенсар авыл клубында авылының иң уңган, иң тапкыр, иң булган хатын кызларыбыз белән чәчәкле могҗизалар кырына сәяхәт иттек.
Уенда катнашучылар серле чәчәкләр иленә сәяхәт иттеләр.
1 турда 65 окчо җыеп Хәмидуллина Зөлфирә җиңү яулады,
2 турда авылыбызның иң җитез апалары катнашты , 160 очко җыеп Гараева Гөлфия апа финалга чыкты.
3- турга авылыбызның өлкән буын апалары үтте. 75 очко җыеп Сәвия апа алдагы турда уйнау хокукына ия булды.
Уенда катнашучы апаларыбызның берсе дә буш кул килмәгән, алар монда да үзләренең осталыкларын, уңган хуҗабикәләр икәнлекләрен күрсәттеләр, һәрберсе авылдашларга музыкаль сәламнәрен җыр, шигырь аша юлладылар. "Могҗизалар кыры" уенының җиңүчесе булып авылыбызның ак яулыклы ак әбисе Сәвия апа Газизова танылды.
Китапханәче "Татар әдәбиятында хатын-кыз образы"- исемле күргәзмә белән таныштырды, тамашачылар белән викторина оештырды,бердәм булып табышмак-сорауларга җаваплар бирделәр, биремнәрдә теләп катнашып призлар оттылар. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын!