"Тынычлык булсын илләрдә!" мәгълүмат сәгате
Яңасала авыл китапханәсендә махсус хәрби операциягә багышлап “Тынычлык булсын илләрдә!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче бүгенге мәгълүмат сәгатендә катнашучылар өчен “Күгебез тыныч булсын!” дип аталган күргәзмә- уйлану тәкъдим итте. Очрашуга килгән китап укучыларыбыз китапханәгә килүче газета –журналларда басылган мәгълүматлар белән якыннан укып таныштылар, фикерләр алыштык. Шушы операциядә катнашучы егетләребезгә хәерле гомерләр теләп догалар кылдык.