«Куркынычсыз Интернет киңлеге»
Очрашу башында китапханәче Интернет төшенчәсе, челтәрдә мөстәкыйль эшли башлаганчы нинди төп кагыйдәләрне белергә тиешлеге турында сөйләде. Аеруча социаль челтәәрләрдә үз-үзен тотышына игътибар бирделәр. Хакерлар һәм мошенниклар кулына эләгергә мөмкин булган мөһим шәхси мәгълүматны ничек саклау, компьютерны зарарлы программалардан саклау турында сүз барды. «Компьютер һәм Интернетның уңай һәм тискәре яклары», «Антивируслар», «Бел әле» уеннарында актив катнаштылар, ребуслар чиштеләр.
«Мин һәм интернет» видеоязмасы интернет челтәрендә нинди әһәмиятле кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген күрсәтте.
Чарада «Интернет челтәрендәге куркынычсызлык» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.