Балалар сабантуе
Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын алып баручылар игълан итүгә үк, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды. Кемдер тизрәк, авызында кашык белән йомырка куеп йөгерергә, кайсыдыр аркан тартышырга һәм чүлмәк ватырга алынды. Кыскасы, барысы да уен уйнап, аннан алган бүләккә шатланды.Җыр-моң яратучылар үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Уен-көлке, җыр-биюдән тыш, балалар өчен бәйрәмдә төрле күңел ачулар да оештырылды.