"Милли ашлар - табын түрендә" - тематик кичә
13 май көнне 19.30 сәгатьтә Чиканас авыл китапханәсендә " Милли ашлар – табын түрендә "дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Мин кичәгә "Ак калфак"түгәрәгенә йөрүчеләрне чакырдым. Аларның һәркайсына алдан ук татар халкының нинди дә булса милли ризыгын әзерләргә кушылды.
Кичәгә " Халкымның милли ризыклары "дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда милли рецептлар язылган журналлар, " Татар халык ашлары "китаплары тәкъдим ителде. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Ул укучыларга милли ашлар, аларның килеп чыгышы һәм аларны куллану турында сөйләде.
"Ак калфак" түгәрәгенә йөрүче китап укучылар үзләре әзерләгән ризыклар турында сөйләделәр, рецептлар белән уртаклаштылар. Бер-беребезнең киңәшләрен тыңладык, фикер алыштык, тәҗрибә уртаклаштык.
Кичәнең икенче өлешендә китапханәче укучыларга кроссворд тәкъдим итте. Бергәләп без куелган сорауларга җаваплар таптык һәм җиңүчене билгеләдек, ул Фәсхетдинова Рафилә апа булды.Ул күбрәк җавап бирде. Аннан соң укучылар ике командага бүленеп, киселгән хәрефләрдән төрле милли ризыкларның исемнәрен яздылар.
Кичәнең ахырында, өченче өлеш бәйрәм өстәле артында үтте. Без әзерләнгән ризыкларыбыздан авыз иттек, табын артында матур, күмәк җырлар җырладык . Бу кичә бик файдалы һәм күңелле үтте.