Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Тукай әкиятче" -рәсем конкурсы

26 апрель көнне Чиканас авыл китапханәсендә, 4-6 сыйныф укучылары өчен, "Тукай әкиятче»  дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланды. Бәйге мәктәп яшендәге балалар арасында Габдулла Тукай әсәрләрен популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Бөек татар шагыйренең иҗади мирасы мәңгелек кыйммәткә ия. Аның гаҗәеп поэмалары, әкиятләре, шигырьләре укучыларның күп буыннарына ошады. Китапханәдә Тукайга багышланган чаралар һәрвакыт зур кызыксыну һәм ярату белән уза. Балалар өчен «Тукай әкиятләре дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли, Г.Тукайның «Туган тел», «Җир төше», «Кыш бабай килә», «Бала һәм күбәләк»шигырьләрен кычкырып уку өчен сайланды. Китапханәче шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды, Тукай әсәрләре буенча әңгәмә корды.  Соңыннан  укучылар үз фикерләрен кәгазь битләрендә чагылдырды. Чара ахырында иң яхшы эшләр сайлап алынды һәм аларны бүләкләдек.