"Шушы яктан , шушы туфрактан без" - әдәби сәгать.
4 август көнне Чиканас авыл китапханәсе үзенең fatyhova410 инстаграм аккаунтында, Арча районы оешуга 90 ел тулу һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап " Шушы яктан, шушы туфрактан без" исемле онлайн әдәби сәгать үткәрде. Укучыларыбызга Гомәр Бәшировның "Җидегән чишмә" әсәреннән өзек , Радик Мөхәммәт, Габдулла Тукай, Мәрзия Фәйзуллина, Сания Әхмәтҗанова , Надия Юсупованың шигырьләре тәкъдим ителде. Шулай ук китапханәдә якташ язучыларыбызның китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе эшләп куелды.