Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Тормыш, яшәргә лаек!"

 апрельдә бөтен дөньяда сәламәтлек көне билгеләп үтелә.Шушы уңайдан Апаз авыл китапханәсендә класс укучылары өчен "Тормыш яшәргә лаек!" дигән сәламәтлек дәресе үткәрелде.Китапханәче  сәламәт яшәү рәвеше хакынджа сөйләде, нинди факторлар организмның торышын ныгыта, ә кайсылары, киресенчә, начарайта, шулай ук үз тәнеңне яшь һәм сәламәт итеп ничек сакларга икәнен аңлатты. Укучылар кызыклы һәм файдалы гадәтләр турында белделәр, теге яки бу гамәлләрнең кәефкә ничек йогынты ясавын аңладылар.Зарарлы гадәтләр проблемасына, аларның үсеп килүче организмга тискәре йогынтысына аерым игътибар бирелде.Укучылар сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен аңладылар.Моңа дәлил итеп сәламәт яшәү рәвеше темасына китаплар күргәзмәсе күрсәтелде.