"Герой авылдаш"
9 декабрь - Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан клуб хезмәткәрләре тарафыннан Апаз авылы китапханәсендә бүгенге көндә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан авылдашыбыз Лотфуллин Радик Рәдис улы белән очрашу оештырылды.
Чарада Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең 10 класс укучылары катнашты. Үзара җылы аралашу, изге теләкләр, кызыксындырган сораулар белән үрелеп барды. Радик үз чиратында укучыларга, авылдашларга язган хатлары, гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Илебездә тынычлык урнашып, егетләребез исән-сау үз йортларына әйләнеп кайтырга насыйп булсын иде дигән теләктә