Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Без көчле - бердәм халык"

  4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәм хөрмәтенә Апаз балалар бакчасында "Без көчле - бердәм халык" дип аталган мәгълүмати - танышу сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар бу көннең мөһимлеге, аның илебез өчен тарихи әһәмияте турында белделәр. Китапханәче балаларга Россиянең төрле халыкларны һәм мәдәниятләрне берләштерүен һәм алар бергәләп Ватаныбызның байлыгын тәшкил итүен аңлатты. Уеннар һәм  викторина аша  төрле милләт  халкы  үзара дус яшәве, илебез горурлыгы икәнен аңладылар.