"Авылдаш егетебез онытылмас"
25 август көнне авылыбызда истәлекле вакыйга булды.
Фаҗигале рәвештә вафат булган авылдашыбыз Гумеров Иршат Ильшат улы истәлегенә мини футбол ярышы үткәрелде.
Ярышны авылыбыз яшьләре оештырды, аларга иганәчеләр, Ватан агрофирмасы җитәкчесе Ахметов Ильнар Мансур улы, Шакиров Муса ярдәм иттеләр.
Килгән командаларга, кунакларга кайнар плау, кайнар чәй, коймак әзерләдек.
Чараның игътибарга лаеклы күренеше, кубок, грамота, медальләр Иршат истәлегенә икәнен раслап тора.
Оештырып йөрүче, булдырабыз диеп торучы яшьләргә бик зур рәхмәт, алар булганда авылыбызда тормыш дәвам итәр дигән теләктә калабыз.