Проект "Тукайны бергәләп укыйбыз"
Бүген безнең чираттагы очрашуыбыз... Габдулла Тукайның иҗаты, “Кышкы кичтә” исемле шигыре турында сөйләштек.
Шигырь 1910 басылган. Кулъязмада язылу вакыты «1909, үктәбер 21» дип күрсәтелгән.
Әсәр А.Н.Плещеевның (1825-1893) «Зимний вечер» исемле шигыреннән файдаланып язылган. Тукай шигырьнең эчтәлеген татар тормышына якынайта, татар балаларының тормышына хас детальләр кертә.
Бу шигырь бәхетле балалар һәм бәхетсез балалар турында. Шигырьдә автор кышкы салкын кичне сүрәтләп, бәхетсезлек дәрәҗәсен зурайтып күрсәтә. Җылы өйдә, мич янында әниләре белән утырган балаларның ни дәрәҗәдә бәхетле, ә урамдагы йорт-җирсез ятимнәрнең ни дәрәҗәдә бәхетсез икәнлеген күрсәтә. Әсәрнең мәгънәсе игелекле, шәфкатьле, мәрхәмәтле булу турында. Г. Тукайның, үзе ятим үскәнлектән, ятим балаларны кызганып йөрәге әрни.
Чара барышында укучыларТукайның шигырьләрен сөйләделәр. Очрашуыбызны шагыйрьнең татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладык.
Тәрбияви дә, кирәкле дә булган чарабыз эчтәлекле, матур килеп чыкты.
Киләсе очрашуыбызда Тукай турында кызыклы фактлар белербез дип ышандырып калам, Аллаһы боерса!
Кышкы кич
Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!
Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;
Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп, —
Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.
Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә,
Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә;
Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.
Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар,
Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар,
Суыклыктан очар кошлар очалмасын, —
Сезнең урын җылы, әйбәт, — ни кайгы бар?
Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт:
Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет;
Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,
Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.
Мондый кышкы кичтә сыгъныр урыннары
Аларның юк, өши бите, борыннары;
Үлми калса яхшы алар салкынлыктан,
Кайберсенең шуннан була үлемнәре.
Очрый калса сезгә шушындый ярлылар,
Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар, —
Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз,
Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!