Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Россия көне-үзенчәлекле көн!

12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә. Бу иң яшь дәүләт бәйрәме. Рәсми атамасын әлеге бәйрәм 2002 елның 1 февралендә генә ала һәм "Россия көне" дип атала башлый.

10 июнь көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә балалар өчен «Без бергә зур көч, без бергә Россия иле»дигән кызыклы чара үткәрелде. Бәйрәмнең тарихы, Ватаныбыз тарихының бөек битләре турында сөйләштек, дәүләт символларын искә төшердек, илебезнең халык символлары –чабата, Матрешка, балалайка, самовар, прәннек, каен турында да сөйләштек. Күңелле конкурсларда катнаштык, «мин Россия турында нәрсә беләм»викторинасы сорауларына җавап бирдек.

Чара күңелле һәм белемле узды, балаларга Туган ил турында бик күп матур эмоцияләр һәм яңа белемнәр бүләк итте.

Чарада 25 кеше катнашты.