Бәхет-туган җирдә
Сүзебез, гомерен туып –үскән җиргә, халыкка хезмәткә багышлаган якташыбыз Әхмәтов Мансур Готоф улы турында.
Үзенең хезмәте белән авылда гына түгел, республикада тирән хөрмәт казанган Мансур Готоф улының тормыш юлы нәтиҗәле дә, кызыклы да...
Безенең төбәккә, “Ватан” хуҗалыгына килгән һәркем авылларның матурлыгына, төзеклегенә соклана. Бу-хуҗалык җитәкчесенең осталыгы нәтиҗәсе. Кешеләрнең тормышын яхшырту, эшләгән, яшәгән җирләрен тагын да күркәмрәк итү максаты белән Мансур Готоф улы зур эшләр башкарды...
Янына нинди генә сорау белән кермәсеннәр-Мансур Готоф улы ярдәмгә һәрвакыт әзер. Нинди генә сораулар, гозерләр белән килмиләр аңа! Барысына да булыша ул.
Җитәкче өчен халык ышанычы, аның ихтирамы, мәхәббәтеннән дә зур бүләкнең булуы мөмкинме? Ә җитәкченең шәхсән үзенә тапшырылган исем, бүләкләрнең иге-чиге юк.
Быел “Ватан” хуҗалыгы оешканга 53 ел булса, шуның 36 елын анда Мансур Әхмәтов җитәкчелек итә. Районда, ә бәлки республикада да иң зур стажлы хуҗалык җитәкчесе ул Мансур Готоф улы. “Ватан" агрофирмасы-Арча районының алдынгы хуҗалыкларыннан берсе. Бу уңышлар артында хуҗалык җитәкчесенең, баш белгечләрнең, хезмәтчәннәрнең кулга-кул тотынып эшләве, тырышлыгы ята. Терлекчелек тармагында да, игенчелектә дә горурланып сөйләрлек күрсәткечләре бар. “Ватан” хуҗалыгы республика дәрәҗәсендә тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Бирегә күрше төбәкләрдән өйрәнергә, фикер алышырга килүчеләр ватанлыларның заманча хуҗалык итү ысулына, уңышларына сокланып китә. Агрофирма шактый зурлардан исәпләнә. Шулай булса да, аларны дуслык, татулык, бердәмлек хисләре берләштерә. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең бер йодрык булып, макталырлык итеп эшләүләре-агрофирма җитәкчесенең хезмәтне оештыру осталыгыннан торадыр. Тәҗрибәле, таләпчән җитәкчене тыңламый һәм хөрмәт итми мөмкин түгел. Үзенең акыллы фикерләре, төпле киңәшләре белән күпме яшь белгечләрне эшкә, кеше белән аралашырга өйрәткән ул.
Гомер — аккан су, дип дөрес әйтәләр. Мансур Готоф улының гомере заяга узмаган. Ул туган төбәгендә кирәкле кеше булып яшәгән, гомеренең һәр көне фидакарь хезмәттә үткән. Шушы вакыт эчендә ул үзен зирәк акыллы, киң мәгълүматлы остаз, кешелекле җитәкче итеп таныткан.