Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Тукайны бергәләп укыйбыз"

8 гыйнвардан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы киң колачлы республика проектына старт бирә. Тукайны бергә укыйбыз". Акция бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган. Бүген Орнашбаш авыл китапханәсендә "Тукайны бергәләп укыйбыз"республика проекты кысаларында очрашу узды. Без укучылар белән бергә Габдулла Тукайның "ай һәм кояш" шигырен укыдык һәм аның эчтәлеге турында фикер алыштык.Китапханәдә ел башыннан ”Тукай рухы яши күңелләрдә”дигән китап күргәзмәсе оештырылды.