Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Мин һәм компьютер"

           27 октябрь көнне китапханәдә өлкәннәр өчен "Компьютер һәм мин" дип исемләнгән компьютер белеме алу буенча мәгьлүмат сәгате үткәрелде. Китапханәнең актив укучылары үз тәҗрибәләрендә компьютердан, телефоннан ышанычлы файдалануның тоелганча ук катлаулы булмавына инандылар! Китапханәче компьютерда, телефонда эшнең чынлыкта гади булуын аңлатты.Өлкән яшьтәге укучылар компьютер эшләре белән таныштылар Интернет челтәре, эзләү системалары, электрон почта турында башлангыч белемнәр алдылар, социаль челтәрләрдә ничек теркәлергә икәнен белделәр. Һәм тиздән моның ничек уңайлы булуын аңладылар – Интернетта һава торышы фаразын белергә һәм поликлиника сайтында табибка язылырга. Мәгълүмат сәгате бик кызыклы һәм күңелле үтте.