"Атнабайга 90"
Интернетта Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган, шагыйрьнең иҗатын яратучыларга флешмоб уздырыла. Флешмобка Сөрде авылы китапханәсе мөдире дә кушылды. Ул Әнгам Атнабаевның "Газаплы сорау" шигырен укый. "Өчпочмак" шигыренә буктрейлер программасында видеоролик әзерләнде.