Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Фестиваль “Голос Победы – Җиңү авазы”

Ватанны саклаучылар елы уңаеннан һәм Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен каршы алып районыбызда бик күп төрле чаралар уздырыла. Ел башыннан районда  “Голос Победы – Җиңү авазы” фестиваль – бәйгесенең сайлап алу этабы башланып китте. 3 апрель көнне аның чираттагысы Яңа Кенәр авыл мәдәният йортында узды. Фестиваль – бәйгедә Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән авылларның үзешчәннәре катнашты. Китапханәче клуб хезмәткәрләре белән берлектә Зәки Зәйнуллинның “41 нең арбалы хатыннары” әсәреннән өзек тәкъдим итте. Китапханәче нәфис сүз бүлегендә, башкорт язучысы Әнүзә Гыйззәтуллинаның “Канлы китап” шигыре белән чыгыш ясады.