“Картаймасын әйдә еллар...”
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Китапханәче һәм мәдәният хезмәткәрләредә бәйрәм үткәрүдә бик актив катнаштылар.Алар тарафыннан үткәрелгән чаралар:
- өлкәннәр көненә багышланган концерт“Йөзегезгә нурлар сибелсен...”;
- өлкәннәрнең өенә барып мәтбугат белән таныштыру, китапханәгә килә торган,“Дөнья белән танышыйк...”;
- өлкән буын һөнәр ияләре белән очрашу, “Һөнәр иясе картаймый...”
- “Картаймасын әйдә еллар...” “Өмет” тернәкләндерү-ял йортында концерт
Бөтен үткәрелгән чаралар ветераннарга һәм пенсионерларга бик ошады, алар үзешчәннәргә иҗади уңышлар теләделәр, рәхмәт әйттеләр.