"Компьютер грамотлылыгы"
Өлкән яшьтәге авылдашларыбызга заманча технологияне үзләштерергә ярдәм итү максатыннан, китап укучылар өчен "Компьютер грамотлылыгы" программасы кысаларында аңлату сәгате уздырылды. Компьютерда эшләргә өйрәнү өлкәннәр өчен кызыклы да, файдалы да булды.