Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Сагынып көттек без сине"

      8  январь көнне күңелле каникулларны дәвам иттереп авылыбыз һәм кунакка кайткан балалар өчен "Сагынып көттек без сине" исемле яңа ел бәйрәмендә "Үги кыз" исемле  әкияти күренеш тәкъдим иттек. Аннан соң балалар туйганчы җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар, төрле сорауларга җаваплар эзләделәр.

      Төрледән - төрле ярышлар, бүләкләр, урман кунаклары бәйрәмебезне тагын да күңеллерәк итте. Ахырдан килгән кунак аю "Панда" га балалар аеруча куандылар. Бәйрәмне оештыруда спонсорлык күрсәткән авылдашларга чын күңелдән бик зур рәхмәт!