"Россиягә хезмәт итәм!"
23 февраль Ватанны саклаучылар көнен елда Россия халкы бәйрәм итә. Без мәдәният хезмәткәрләре читтә калмыйча балалар өчен рәсем конкурсы игълан иттек.Бу конкурста Курса Почмак гомум белем бирү мәктәбе укучылары актив катнашты. Бу безнең бабайларыбыз, әтиләребез,абый - энеләребез өчен бәйрәм бүләге булды.Конкурска нәтиҗәне 23 февраль бәйрәм көнне тамашага җыелган әти - әниләр арасыннан сайланган жюрилар чыгарды. Җиңүче балалар бүләкләрен алу бәхетенә ирештеләр.