"Татар өендәге матурлык!"
Бүген өлкән яшьтәге мәктәп балалары һәм яшьләр өчен тарихи истәлекле бер кичә оештырдык. Кичәбезгә кызларыбыз милли киемнәрдән килделәр.Без миллилекне саклау, татар кызлары өчен кул остасы булуның мөһимлеге турында сөйләштек.Борынгыдан татар халкының йорт җире бүтән халыкныкыннан бизәлеше белән аерылып торган.Оста куллы кызларыбыз төрле матур орнаментлар белән чигеп өй эчендәге өленгеләрне, өстәл һәм кровать япмаларын чиккәннәр, өс киемнәрен тегеп һәм аңа чигүле бизәкләр төшереп кигәннәр.Китап күргәзмәсендәге китаплар да тарихыбызны, этнографияне чагылдырды.