Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Яхшылык илне саклар"

Курса Почмак авыл китапханәсендә михербанлык сәгате булып узды.Бу әдәби темалы сәгатьтә без балаларга инвалид булып та зур уңышларга ирешкән язучыларыбыз, музыкантларыбыз, сәнгать һәм фән өлкәсендәге олы шәхесләребез турында сөйләштек.Язучыбыз Фәнис абый Яруллин  шундыйларның берсе. Китап күргәзмәсендә дә  Виктор Драгунский, Валентин Катаевның , Валентина Осееваның һәм Фәнис Яруллинның  миһер һәм шәфкатьлелек турындагы әдәби әсәрләре урын алды һәм шул әсәрләрдән  өзекләр укылды.Китап күргәзмәсенең атамасы "Яшәү һәм җиңү" дип аталды.